Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның 400 эшмәкәре Миңнехановка шикаять хаты юллады


“Иҗтимагый эшмәкәрлек” бәйгесендә катнашучылар Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы эшчәнлеге белән ризасызлык белдерә. Бәйге проектлары 26-27 сентябрьдә каралырга тиеш иде. Аның нәтиҗәсендә дәүләт проект хуҗаларына грантлар билгели.

400 эшмәкәрдән торган төркем үз шикаятен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов һәм инвестицион үсеш агентлыгы рәисе Линар Якуповка хат аша җиткерә.

“Агентлык хезмәткәрләре безнең проектларны караудан баш тартты, безне бәйгегә кертмәде, безнең белән тиешлечә аралашмады”, - диелә хатта.

Бәйгедә катнашучылар грант бирер алдыннан барлык проектлар каралырга тиеш, ә иң алдан бирелгәннәре генә түгел, дип шикаять белдерә.
XS
SM
MD
LG