Accessibility links

Сүриядәге бәрелешләрдә бер көндә 343 кеше үлде


Сүрия хокук яклау оешмаларының берсе хакимият хәрбиләре белән оппозиция бәрелешләрендә 343 кеше үлде дип хәбәр итте. Бу 2011 елның мартында башланган сугышта бер көндә иң күп үлүче саны.

«Золымның артуы Сүрия режимының каршылыкны бастыру юлында бар нәрсәгә әзер икәнен дәлилли”, - дип белдерде Сүрия координацион комитеты хокук яклау оешмасы вәкиле CNN-га.

Активистлар хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта Сүриядә балаларны җәберләү, көчләү очраклары ешайган.

Чәршәмбедә БМО иминлек шурасы Сүрия буенча чираттагы утырышын уздырды. Анда катнашучылар каршында чыгыш ясаган БМО генераль секретаре Пан Ги Мун, әгәр Сүрия низагын чишү юлы табылмаса, бәрелешләр төбәктәге башка илләргә дә күчергә мөмкин, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG