Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Хәлим патриархны татар халкы алдында тәүбә итәргә чакыра


Язучы, татар милли хәрәкәте активисты Айдар Хәлим Казанга килергә җыенган патриарх Кириллны татар халкы алдында тәүбә итәргә чакыра. Хәлимнең патриархка мөрәҗәгате “Звезда Поволжья” газетында басылып чыкты.

Хәлим үзенең мәкаләсендә татар халкының рус яучыларыннан чиккән газапларына тарихи күзәтү ясый. Язучы 16нчы гасырда Казанны яулап алудан соң башланган көчләп чукындыру, мәчетләрне җимереп урынына чиркәү төзү, мәктәп-мәдрәсәләрдән шәрабханә ясау, чукынмаган ирләрне сөргенгә җибәрү һәм үтерү, татар хатыннарын русларга көчләп кияүгә бирү турында үрнәкләр китереп яза. Аның фикеренчә, боларның барысы өчен Русия правослау чиркәве җаваплы.

Шуңа күрә Айдар Хәлим патриарх Кириллны чиркәү исеменнән татар халкы алдында мәрхәмәтсез җинаятьләр өчен гафу үтенергә чакыра. Шул очракта гына, язучының фикеренчә, правослау чиркәүнең гөнаһлары гафу ителергә мөмкин.

Патриарх Кирилл Казанга 28-30 сентябрьдә килергә тиеш иде. Аның сәфәре билгесез вакытка кичектерелде.
XS
SM
MD
LG