Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан психиатрия хастаханәсе 1,3 млн сумга люкс автомобиль ала


Казан психиатрия хастаханәсе 1,3 млн сумга автомобиль ала. Тиешле тендер дәүләт акчасына сатып алу сайтында барлыкка килде. Хастаханә федерал бюджет акчасына люкс классындагы Nissan Teana автомобилен алырга ниятли.

Килешүдәге документларга күрә, 15 көннән соң машина Ершова урамы, 49нчы йорт адресы буенча китерелергә тиеш.

Психиатрик хастаханә таләп иткән Nissan Teana күннән ясалган салон, климат-контроль, 6 динамиклы музыкаль система белән җиһазландырылган.

Элегрәк Казан дәүләт энергетика университеты ректор өчен 2 млн сумлык Ауди машинасын сатып алуы хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG