Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья татар яшьләре форумы беренче тапкыр Корбан ашы уздыра


27 октябрьдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Ихлас» мөселман яшьләре хәрәкәте белән берлектә Корбан ашы уздыра.

Корбан ашы Татарстан яшьләрен берләштерү, алар арасында дини кыймәтләрне тарату һәм хәйрия максатыннан уздырыла.

Чарада бөтен республикадан 500дән артык кеше катнашачак дип көтелә. Алар арасында иҗтимагый оешма вәкилләре, мәдрәсә шәкертләре, студентлар, балалар йортлары һәм татар гимназияләре укучылары бар.

Мәҗлестә имамнар тарафыннан Коръән, вәгазь укылачак. Мөнәҗәтләр, хәдисләр, татар тарихын һәм Ислам динен белү буенча викторина уздыру да каралган. Чарада Татарстан хөкүмәте вәкилләре дә катнашачак дип көтелә.

“Корбан ашы мәҗлесендә чит төбәкләрдән дә татар яшьләрен чакыру каралган иде, ләкин катнашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, чараның географиясен Татарстан белән генә чикләргә туры килде”, - диде Бөтендөнья татар яшьләре җыены рәисе Тәбриз Яруллин.
XS
SM
MD
LG