Accessibility links

Мәскәү мигрантлардан әйбәтләп русча белүне таләп итә


Мәскәүдә полиция җомга намазын укып чыккан мигрантларның документларын тикшерә. 23 сентябрь 2012
Мәскәүдә полиция җомга намазын укып чыккан мигрантларның документларын тикшерә. 23 сентябрь 2012

Мәскәү федерация җирендә яшәгән асаба халыкларның телләренә каршы сәясәт алып барганда, Дума мигрантларның рус телен белүен таләп итүче канун чыгара.

Думаның мәгариф комитеты әгъзасы Григорий Балыхин сүзләренчә, торак-коммуналь хуҗалыкта, сәүдәдә, көнкүреш хезмәтендә эшләүче мигрантлар алга таба рус телен көндәлек тормышта кулланырлык һәм аралашу өчен җитәрлек дәрәҗәдә белүләрен дәлилләргә тиеш булачак.

Әгәр аларның кулларында 1991 елның 1 сентябренә кадәр элекке Советлар берлегенә кергән дәүләтләрдә һәм шулай ук Русиядә рус телен өйрәнгәнлекләре турында документ булса, сынау узмаячаклар.

Русиядә эшләүчеләрнең һәм эшкә килергә теләүчеләрнең русча белүен тикшерү өчен Русиядә һәм чит илләрдәге уку йортларында 160тан артык имтихан бирү (тест үткәрү) үзәге дә ачылган. Рус телен белүләрен дәлилләүче документлары булмаса, моңа кадәр эшләгәннәрнең илдә булу вакыты озайтылмаячак.

Бу канун 2012 елның 1 декабреннән үк гамәлгә керер дип көтелә. Думаның бу канунны икенче укылышта кабул итүе, Русиядәге милли телләр язмышына кагылган икенче бер документны – мәгариф канунын карау белән бер вакыткарак туры килде. 17 октябрь көнне Русия думасы хөкүмәт әзерләгән мәгариф канунын беренче укылышта карады. Бу канун милли республикаларда ризасызлык тудырды. Белгечләр әйтүенчә, яңа мәгариф кануны үзгәрешләрсез кабул ителә калса, милли телләрне өйрәнү бөтенләй бетүгә таба барачак. Республикалар милли телләрне өйрәтүне үз кануннары белән генә тәэмин итә алмаячак.

Мәскәү соңгы дистә ел эчендә милли мәгарифне бетерү сәясәте алып бара башлады. Биш ел элек 309нчы канун кабул ителде. Төрле төбәкләрдәге милли мәктәпләрдә ана теле сәгатьләре киметелде, Әлифбаны да икенче сыйныфтан башлап кына укый башладылар. Аннары Русия мәгариф министрлыгының Бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә бирү турында фәрманы чыкты. Бу да илдәге рус булмаган халыкларның ана телләрен өйрәнүне киметте. Аннан да кала, мәктәпләрне оптимизицияләү сылтавы белән бик күп милли мәктәпләр ябылып, андагы балалар рус мәктәпләренә йөри башлады.
XS
SM
MD
LG