Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Казакъстанның баш консуллыгы ачылачак


Бүген Казан Кирмәнендә Татарстан җитәкчелеге белән Казакъстан вәкиллеге очрашуы вакытында президент Рөстәм Миңнеханов Казанда Казакъстан баш консуллыгы ачылу карары кабул ителүен әйтте.

Казакъстан ягыннан очрашуда “Атамекен” берлеге” икътисадый пулаты рәисе Тимур Кулибаев һәм «КазРосГаз» оешмасы җитәкчесе Кайрат Боранбаев катнашкан.

Очрашу барышында машина төзелеше, нефтехимия, “Иннополис” проекты турында сөйләшүләр булган. Шулай ук Миңнеханов Казакъстан базарына үткәрү өчен КамАЗның яхшы перспективалары булуын әйткән.
XS
SM
MD
LG