Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер төндә Төркия чиген 8 мең сүрияле узып чыккан


Узган төндә Төркия чиген сигез меңгә якын сүрияле узып чыккан. Алар нигездә Димәшк һәм аның янындагы районда яшәгән хатын-кызлар һәм балалар. Һөҗүмнәрдән качып алар Төркиягә килгән.

Качучылар арасында 26 Сүрия генералы һәм аның гаиләләре бар. Сүриялеләр Хатай һәм Килис качаклар лагерена озатылган.

Хатай вилаяте вәкиле бу хәрби низаг башланганнан соң чикне узып чыккан иң күп сандагы качак. «Сүриядә көч куллану арта һәм шуның белән Төркиягә килүчеләр дә күбәя. Безнең вилаятьтә качаклар өчен яңа лагерьлар ачу күздә тотыла. Барлыгы Төркиянең көньяк-көнчыгышында 120дән 130 меңгә кадәр сүрияле качак бар», ди ул.
Шул ук вакытта Сүрия чигендә хәл кискенләшә. Хөкүмәт гаскәрләре белән гысьянчылар арасындагы чираттагы снаряд Төркия җиренә эләккән. Шанлыурфа вилаяте чигендә яшәүче өч кеше зыян күргән. Аларның барысы да хастаханәгә озатылган.

Иминлек максатыннан вилаятьтә уку йортлары ябылган. Төркия чиктә ракета комплексларын урнаштыру өчен НАТО идарәсе белән сөйләшүләр алып бара.
XS
SM
MD
LG