Якшәмбегә каршы төндә Израил хәрбиләренең ут ачуы нәтиҗәсендә Газзә сызыгында ким дигәндә алты фәләстинле һәлак булган, 30 яраланган.
Израил саклану министры әлеге һөҗүм Израил армия машинасына ракетадан ут ачуга җавап булып торуын әйтте. Аның нәтиҗәсендә дүрт хәрби яраланган.
Израил һөҗүмнәренә җавап итеп фәләстинлеләр якшәмбегә каршы төндә Газзә сызыгыннан тагын 30 ракета җибәрде. Радиобыз хәбәрчесе әйтүенчә, машина янына төшкән ракетадан дүрт кеше яраланган.
Израил саклану министры Эхуд Барак киләчәктә һөҗүмнәр артуга юл куймаячакларын кисәтте.