Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО комитеты Русияне азаплауларга каршы чара күрмәүдә гаепли


БМОның азаплауларга каршы комитеты күпсанлы хокук бозуларга зарланулар булуга карамастан, Русия хакимиятенең нәтиҗәле чаралар күрмәвен һәм тиешле җавап булмавын кискен тәнкыйтьли.

Русиянең Азаплауларга һәм башка кешелексез мөнәсәбәт төрләренә каршы халыкара конвенция кысаларында үз өстенә алган йөкләмәләрен ничек үтәвенә бәя бирүче белгечләр хисаплары нигезендә әзерләнгән документта шул турыда әйтелә.

БМО комиссиясе һәм ун бәйсез белгеч Русиядә иректән мәхрүм ителгәннәрнең азаплаулар һәм рәхимсез мөнәсәбәт турында мөрәҗәгатьләре күп булуга һәм бу мөрәҗәгатьләрнең бик азы гына тикшерелүгә игътибар иткән.

БМО комиссиясе хисабында шулай ук хокук яклаучыларга һәм журналистларга карата эзәрлекләүләрнең һәм янауларның тикшерелми калуы әйтелә.
XS
SM
MD
LG