Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин сүзчесе Песков президентны тәнкыйтьләргә чакыра


Владимир Путин һәм аның сүзчесе Дмитрий Песков. 4 март 2012
Владимир Путин һәм аның сүзчесе Дмитрий Песков. 4 март 2012
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков дәүләт башлыгының ышанычлыларын Владимир Путинны тәнкыйтьләргә чакырды. Песков сүзләренчә, әлеге ышанчылылар Путинның президентлык вакыты беткәнче эшләячәк.

“Путинга тәнкыйть кирәк, аның белән эшләүчеләргә дә тәнкыйть кирәк, чөнки Путин мөкәммәл түгел һәм аның белән эшләүчеләр дә абсолют мөкәммәл түгел”, ди Песков.

Сазлык мәйданындагы митингларга мөнәсәбәттә Песков, ил белән идарә итәргә теләүче “тук” кешеләр барлыкка килгәч, протест чаралары башланды, ә дәүләт “бер урыннан кузгала алмады”, чөнки ул үзенең табигате белән консерватив, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG