Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буа шикәр җитештерү ширкәтендә дүрт кеше һәлак булды


Буа шикәр җитештерү корылмасында тимерне эретеп ябыштыру эшләре вакытында билгесез матдә белән агуланган дүрт кеше һәлак булды.

Алар белән бергә булган бишенче кешенең хәле бик авыр, табиблар аны коткарып калырга тырыша.

Рәсмиләр әйтүенчә, узган төндә зур тимер савыт эчендә эретеп ябыштыру эшләре алып барган ике кеше эшне туктаткач алар янына тагын өч кеше төшкән, әмма алар да савыттан чыга алмаган.

Быел Татарстан ширкәтләрендә эш вакытында һәлак булучылар саны йөздән артып китте. Былтыр барлыгы 115 кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG