Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә дәүләт хезмәткәрләре 24 сәгатькә эш ташлады


Грециядә дәүләт хезмәткәрләре 24 сәгатькә эш ташлады. Алар бюджет хезмәткәрләре санын нык кына киметүне, хезмәт хакын киметүне һәм салымнарны арттыруны күздә тоткан каты экономия планына протест белдерә.

Грециядә җәмәгать транспорты йөрми, мәктәпләр һәм дәүләт оешмалары ябык.

Дәүләт бюджеты дефициты кичерүче Греция халыкара финанс ярдәме алу өчен каты экономияләү йөкләмәләре алган иде.
XS
SM
MD
LG