Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда дәүләт теле буларак татар телен куллану турында канун өлгесе кабул ителде


Бүген Татарстан Дәүләт Шурасы утырышында депутатлар “Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, татар телен куллану турында” канун өлгесен тулаем кабул итте. Ул татар телен дәүләт теле буларак Татарстан күләмендә куллануны һәм барлык кешеләрнең аны куллануга хокукларын тәэмин итә, шулай ук татар телен саклау һәм үстерү, татар халкы язуының тарихи традицияләрен саклауга юнәлдерелгән.

Канун татар телендә белем, мәгълүмат алуга мөмкинлекне билгеләп уза. Кирилл әлифбасы кануни дип санала. Канун шулай ук латин һәм гарәп әлифбасын да Татарстанда фәнни, иҗади максатларда, кешеләр үзара аралашканда ничек куллануны истә тота.
XS
SM
MD
LG