Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Брейвик гамәлен" кабатлыйм дип шаярган студентка җинаять эше ачылды


Башкортстанда Яңа ел төнендә "Брейвик гамәлен" кабатлыйм дип шаярган студентка каршы җинаять эше ачылды.

Уфа статистика, мәгълүмат һәм хисаплау техникасы көллиятенең дүртенче курс студенты Владимир Кильмаев 27 декабрь көнне интернетта Казанда һәм Уфада ут ачарга вәгъдә иткән язма урнаштырган булган.

Тоткарлангач яшь егет бу язманы "шаярып кына урнаштыруын", беркемгә дә зыян салырга теләмәвен әйткән.

Норвегиядә Андрес Брейвик узган елның июлендә Осло шәһәрендә һәм Утойя утравында ике террор гамәле оештырган иде. Нәтиҗәдә 77 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG