Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чавесның хәле тотрыклы


Венесуела мәгълүмат министры Эрнесто Вильегас президент Уго Чавесның сәламәтлеге тотрыклы булуын белдерде. Шул ук вакытта Вильегас Чавесның президент антын бирәчәк атнакич көнне үзен ничек хәл итәчәге билгесез булуын әйтте.

Илнең дәүләт җыены спикеры Диосдадо Кабельо 10 гыйнварда Чавесны яклап марш уздырырга чакырды.

Венесуэла президенты Кубада яман шештән дәвалана. Аңа инде дүртенче операция ясалды.

Чавес октябрь аенда яңа алты еллык мөддәткә сайланды.
Венесуэла оппозициясе Чавесны президент итү конституцияне бозу булып тора дип белдерә һәм яңа сайлаулар уздырырга чакыра.
XS
SM
MD
LG