Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә өч көрд активист хатын-кыз үтерелгән


Парижда өч көрд активист хатын-кыз үтерелгән. Аларның корал белән атылган мәетләре бүген Париждагы көрд институты бинасында табылды. Үтерелгәннәрнең берсе Төркия көньяк-көнчыгышында көрдләргә автономия таләп итүче көрд эшче фиркасенең рәистәше Сәкинә Җансыз булып тора.

Үтерү сәбәпләре билгесез.

Франция эчке эшләр министры Мануэль Вальс әлеге моны “мөмкин түгел” хәл дип атады.

Төркиядәге идарә партиясе рәисе урынбасары Хөсәин Җелик әлеге һөҗүм мөгаен көрд эшче фиркасенең эчке низагы сәбәпле килеп туган хәлдер дип атады.

Күптән түгел Төркия хакимиятенең төрмәдә утыручы тыелган көрд эшче партиясе башлыгы Абдулла Одҗалан белән төркемне коралсызландыру турында сөйләшүләр башлады.

Төркия, АКШ һәм Европа берлеге көрд эшчеләр фиркасен террор оешма дип саный.
XS
SM
MD
LG