Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилдә шартлауда ким дигәндә җиде кеше зыян күрде


Тель-Авивта саклану министрлыгы каршында машина шартлауда ким дигәндә җиде кеше төрле җәрәхәтләр алган. Шулай ук яннан узып баручы автобуска зыян килгән.

Израил полициясе вәкиле Мики Розенфельд шартлау криминал белән бәйле булырга мөмкинлеген әйтте. Шул ук вакытта ул бу шартлауны фәләстин сугышчылары оештырган булырга мөмкинлеген дә кире какмады.

Израил массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, машина җинаятьчел төркем белән бәйле Ниссим Альперонныкы булган. Аңа инде элек тә берничә тапкыр һөҗүм иткәннәр иде.
XS
SM
MD
LG