Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция гаскәрләре Тимбукту һава аланын контрольгә алды


Мали дәүләтенең үзәгендә урнашкан Тимбукту каласы һава аланы француз гаскәрләре контролендә, дип хәбәр ителде. 48 сәгать дәвам иткән җир өсте гаскәрләре һәм боралаклар катнашкан хәрби чаралар нәтиҗәсендә стратегик яктан икенче мөһим шәһәр саналган Тимбукту шәһәренең һава аланы Франция һәм Мали гаскәрләре контроленә күчте. Халыкара көчләрнең максаты UNESCO оешмасы тарафыннан сакланган тарихи бу шәһәрдә хәрби чаралар алып бармау.

Малида Әл-Каида белән бәйле дип саналган сугышчыларга каршы инде 18нче көн хәрби һөҗүм дәвам итә. Тимбукту каласына кадәр Франция һәм Мали гаскәрләре Гао шәһәрен контрольгә алды.

Хәрби чараларны БМО Иминлек Шурасы, АКШ һәм Европа Берлеге хуплый. АКШ һәм Франция саклану министрлары кирәк булса Малига АКШның Африкадагы гаскәрләренең бер өлешен китерү мөмкинлеге турында сөйләште. АКШ гаскәрләре Чад һәм Того дәүләтләрендә бар. Малида 2500ләп француз хәрбие бар.
XS
SM
MD
LG