Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шаляпин фестивалендә бер генә татар тамашасы күрсәтеләчәк


Шаляпин фестивалендә "Шагыйрь мәхәббәте" күрсәтелә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:39 0:00

Шаляпин фестивалендә "Шагыйрь мәхәббәте" күрсәтеләчәк

1 февральдә Казанда Шаляпин фестивале башлана. Быелгы җыен киң колач җәеп үткәрелә. Фестивальнең ахыргы көнендә Мария театры чыгыш ясар дип көтелә. Валерий Гергиев җитәкләгән театр “Дон Кихот” операсын күрсәтәчәк.

Гадәттәгечә, фестивальдә яңа спектакль күрсәтеләчәк. Быел ул – Джузеппе Вердиның “Аида” тамашасы. Аны Петербур режиссеры Юрий Александров сәхнәләштергән.

Бер ел элек Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татар дәүләт опера һәм балет театрына 124 млн. сум күләмендә грант бүлеп биргән. Театр мөдире Рәүфәл Мөхәммәтҗанов фикеренчә, бу бүләк театр өчен көчле бер стимул булды.

“Һәр артистның, режиссерның, башкаларның үзенә күрә бер максаты була. Театр дөньясында бәяләр артып бара. Иске бюджет кысаларында без заманча спектакльләр куярга тырышып яшәдек. Ләкин гел болай кабатланып тора алмый иде. Шуңа күрә театрга күңелне күтәреп җибәрү өчен берәр стимул кирәк иде. Һәм менә былтыр президент грант тапшыргач, без хыялланган әйберләрне тормышка ашыра алдык. Без үсәбез: бүген Мария театры килде, ә иртәгә “Ла Скала” килергә мөмкин”, ди Мөхәммәтҗанов.

Ни кызганыч, татар операсы быелгы чарада бер генә спектакль белән тәкъдим ителгән. Ул да булса, 2006 елда сәхнәләштергән “Шагыйрь мәхәббәте”. Баш партияләрне Әхмәт Агади һәм Венера Ганиева башкара. Гәрчә билетлар бер-ике атнада ук сатылып беткән булсалар, “Шагыйрь мәхәббәте” соңгы билетны әле берничә көн элек кенә “тапшырды”. Ул 11 февраль көнне күрсәтеләчәк.

Бу фестивальдә “Шагыйрь мәхәббәте” тамашасының дирижер урынына итальян Марко Боэми басачак. Марко Казанда беренче тапкыр гына түгел. Аның сүзләренчә, татар музыкасы күзеннән яшь чыгарган.

“Әлбәттә, мин артистларның дөрес әйтелешен тикшерә алмыйм, чөнки бу татар теле. Билгеле, артистлар җырның мәгънәсен үзләре аңлаттылар. Итальян милләтеннән булсам да, татар музыка йөрәк түрләренә кадәр кереп урнаша алды. Татар музыкасы бик тәэсирле, мәшыкъ (репетиция) вакытында күздән яшьләрне чыгармыйча чак кына тыелып торам”, диде Боэми “Шагыйрь мәхәббәте” турында.

Быелгы фестиваль танылган урыс җырчысы Федор Шаляпинның тууына 140 ел тулуга багышланган.
XS
SM
MD
LG