Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль сараенда “Дуслык күпере: Мәскәү – Уфа - Казан” концерты узачак


16 март көнне Мәскәүнең Кремль сараенда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм “Рух” продюссерлык үзәге “Дуслык күпере: Мәскәү – Уфа - Казан” дип аталган концерт уздырачак.

Концертта Татарстан, Башкортстан һәм Мәскәү татар артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Алар арасында Ренат Ибраһимов, Айдар Галимов, Наилә Фатехова, Роза Хәбибуллина һәм башкалар бар.

Татар конгрессы хәбәр итүенчә, театр һәм кино артисты, Марат Башаров татар телендә яңа җырлар башкарачак. Биредә шулай ук “Голос” бәйгесендә җиңү яулаган Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина да җырлаячак.

Үзәк телевидение алып баручылары Фәридә Корбангалиева, Лилия Гильдиева, Максим Шәрәфетдинов, Дмитрий Нестеров һәм Марат Сетдиков бергәләп татарча җыр башкарырга әзерләнә.
XS
SM
MD
LG