Accessibility links

Кайнар хәбәр

2013 елны Татарстаннан хаҗга бару 138 мең сумга төшәчәк


Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә 2013 елгы хаҗ программасын оештыручылар җыены үтте. Анда шулай ук имам-мөхтәсибләр дә катнашты.

Нәзарәтнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, хаҗга бару 138 мең сумга төшәчәк. Казаннан чыгып китү октябрьнең бересеннән сигезенә кадәр, ә кайту 19 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр булачак.

Татарстан диния нәзарәтендә хаҗ оештыру өчен җаваплы вәкиле Хәбибулла Нәфисуллин элек белдерүенчә, узган елгы хаҗ бәяләре 98 меңнән алып 144 мең сумга кадәр булган. Тик 98 мең сумлык юлламаларны акчаларын алдан түләргә өлгергән 20-30 кеше генә ала алган. Дистәләрчә кеше хаҗ юлламаларын 108 меңгә һәм шактые 122 мең сумга сатып алган.

Узган елның 23 апрелендә хаҗ кылуга багышланган матбугат коференциясендә Татарстан мөфтие Илдус Фәиз хаҗ кылу бәяләрен халык бара алырлык дәрәҗәгә кадәр төшерүне һәм хаҗда хезмәт күрсәтүне яхшыртуны планлаштырулары турында әйткән иде.
XS
SM
MD
LG