Accessibility links

Кайнар хәбәр

Freedom House АКШны Русиягә каршы сәясәтне кырыслатырга чакыра


Freedom House хокук яклау оешмасы АКШ президенты Барак Обаманы Русиягә карата сәясәтне кырыслатырга чакырды. Оешма кичә Русиягә бәйле махсус хисап бастырды.

Оешманың башлыгы Дэвир Крамер Русия президенты булып киредән Владимир Путин кайткач илдә демократия һәм кеше хокуклары хәлләренең начараюын игътибарга алырга чакырды.

Крамер Путин президент булгач каршылык чараларын, хөкүмәткә карамаган оешмаларның, интернет эшчәнлеген чикләүче кануннар кабул ителүен әйтте.

Хокук яклаучы Путинның президент сайлауда хәрәмләшүләргә каршы протест чаралары уздыруга русияләрне котыртуда Вашингтонны гаепләвен, Русиядә USAIDның барлык программалары ябылуын, АКШ белән икеяклы хезмәттәшлектән Русиянең чыгуын, Америка ватандашлары тарафыннан Русия балаларын асрамага алуны тыю кануны кабул ителүен искә төшерде.
XS
SM
MD
LG