Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда 70ләп тибетлы кулга алынган


Кытайда нигездә тибетлар яшәгән районнарда булган тикшерүләр барышында 70ләп кеше кулга алынган. Бу хакта “Синьхуа” агентлыгы хәбәр итә.

Барлык тоткарлаулар да Тибет белән чиктәге Цинхай вилаятендә булган. 12 кешегә инде рәсми гаепләүләр белдерелгән. Аның нечкәлекләре бәян ителми.

Әлеге рейдлар Тибетта Кытай хөкүмәте алып барган сәясәткә протест белдерү йөзеннән берничә кешенең үз-үзенә ут тертүеннән соң башланды.

2009 елдан бирле 100ләп шундый протест чаралары узды.
XS
SM
MD
LG