Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сколково" проектыннан 23 миллионнан артык акча урланган


"Сколково" фән һәм технология авылының беренче бинасы
"Сколково" фән һәм технология авылының беренче бинасы
Русия тикшерү комитеты "Яңа технологияләрне үстерү һәм сату фонды" (“Фонд развития Центра разработки и коммерциализации новых технологий”) исемле оешманың финанс бүлеге башлыгы Кирилл Луговцев, "Сколково" таможня-финанс ширкәте башлыгы Владимир Хохлов һәм тагын берничә кешегә каршы "милек урлау" турында җинаять эше ачты.

Фонд 2011 елда йөкләрне таможня аша кертү өчен "Сколково" исемле кече ширкәт төзегән булган. Луговцев финанс эшләр өчен җаваплы булган.

Тикшерүчеләр бюджет акчалары Луговцев ата-анасыныкы булган ширкәттән алынган офис кирәк-яракларына киткән, дигән нәтиҗә ясый. Офисны куллану өчен килешү өч елга төзелеп аның акчасы кире кайтару хокукы булмыйча алдан түләнеп куйган булган. Хохлов һәм Луговцев моннан тыш арендага алынган бу бинаны төзекләндерү турында карар кабул иткән.

Дәүләткә салынган зыян 23 млн сумнан артык, дип исәпләнә. "Сколково" ширкәтендә эшләүчеләр аена 300-600 мең сум хезмәт хакы алып торган.

Җинаять эше кысаларында фондның башка җитәкчеләре һәм Русия финанс министрлыгындагы җаваплы кешеләрнең эшчәнлеге тикшерелә.
XS
SM
MD
LG