Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов чит ил банкларында хисаплар кануны белән ашыкмаска чакырды


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия рәсмиләренә чит ил банкларында акча хисаплары тотуны тыйган канун өлгесен эшләп бетерәсе бар, дип белдерде. Бу хакта ул Казанда узган Русиядә коррупциягә каршы көрәш юллары һәм проблемаларына багышланган фәнни-гамәли конференция вакытында әйтте. Утырышта Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко да катнашты.

"Русия президенты тәкъдим иткән документларны без хупларга тиеш, әмма бер моменты бар. Без дәүләт структураларына эшкуарларны җәлеп итәргә телибез. Шәхсән үзем һәм коллегаларым өчен моның бер проблемасы юк. Безнең хезмәт хакларыбыз "Ак Барс" банкына күчерелә, чит ил банкларын белгәнебез юк. Ләкин эшкуарлар булган коллегаларыбыз бар, әлеге канунны гамәлгә ашыру юлларын җентекләп уйларга кирәк", диде Миңнеханов.

Матвиенко исә моңа "ватанпәрвәр булырга, эшкуарлыкны үз илеңдә алып барырга, акчаларны үз банкларында сакларга кирәк", диде, дип яза Татар-Информ.

Русия президенты Владимир Путин 12 февральдә Дәүләт думасына рәсмиләр һәм аларның гаилә әгъзалырына чит ил банкларында хисап тотуларын тыйган канун өлгесен тәкъдим итте.

Канун өлгесе нигезендә хөкүмәт рәсмиләренә чит илләрдәге банк хисапларын ябар өчен өч ай вакыт бирелә, моны эшләмәсәләр аларга урыннарын югалту куркынычы яный.

Канун өлгесенең максаты Русия дәүләт иминлеген ныгыту, илнең икътисадына инвестицияләрне арттыру һәм коррупциягә каршы көрәш, диелә.

Дәүләт думасында шулай ук хөкүмәт рәсмиләре, хәрбиләр, аларның хатыннары һәм балаларына чит илләрдә милек тотуны тыйган канун өлгесен икенче укылышта тикшерергә әзерләнә.
XS
SM
MD
LG