Accessibility links

Кайнар хәбәр

Димәшктә көчле шартлау булды


Cүриянең башкаласы Димәшк үзәгендә көчле шартлау булды. Дәүләт телевидениесы хәбәр итүенчә, идарәдәге Баас фиркасе баш фатиры һәм Русия илчелеге урнашкан урында шартлаткыч куелган машина шартлаган. Ким дигәндә 30 кеше үлгән, яраланучыларның бик күп булуы әйтелә.

Хөкүмәт шартлау өчен барлык җаваплылыкны президент Бәшәр Әссадка режимына каршы торучы террор оешмаларына йөкләде.

Русия илчелеге бинасының тәрәзәләре ватылган.

Шәһәр үзәген төтен уратып алган.
Бүген шулай ук оппозициядәге Сүрия милли коалициясенең илдә солых урнаштыру турында сөйләшүләр башлау ниятен белдерде. Оппозиция кабул иткән документта, сөйләшүләргә кадәр президент Бәшәр Әсад эшеннән китәргә тиешлеге әйтелә.
XS
SM
MD
LG