Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Pussy Riot кызларына чыгарылган җәзаны артык кырыс дип саный


Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Pussy Riot панк-төркеме кызларына артык кырыс җәза бирелүен тагын бер кат әйтте. Ләкин мәхкәмә карарын үтәргә кирәклеген ассызыклады.

O Globu бразилия газетасының Русиядәге хокук яклау торышы турындагы соравына Медведев Русиядә кеше хокуклары бозылучы автократик ил түгеллеген, әмма әлегә кимчелекләр дә барлыгын әйтте. Премьер сүзләренчә, “Русиядә ватандашлар җәмгыяте әле яшь һәм демократия дә үсеш кенә алып килә һәм аның үз кимчелекләре бар".

Билгеле булганча, Pussy Riot кызлары Надежда Толоконникова, Мария Алехина һәм Екатерина Самуцевичның Коткаручы Гайсә чиркәвендә президент Владимир Путинга каршы панк-гыйбадәт кылуда гаепләнеп, ике елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Соңрак Мәскәүдәге мәхкәмә Самуцевич җәзасын шартлыга алыштырды.
XS
SM
MD
LG