Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган президенты талибанның АКШ белән сөйләшүләрне яңартуын белдерә


Әфган талиблары Катарда АКШ белән сөйләшүләрне яңарткан. Бу турыда Әфганстан президенты Хәмит Карзаи сүзләренә таянып Reuters агентлыгы хәбәр итә. Әмма Талибанның Әфганстандагы рәсми вәкиле Зәбиулла Мөҗәһид былтыр сөйләшүләр өзелгәннән соң бу юнәлештә бернинди тәрәккыять булмады дип әлеге хәбәрне кире какты.

Былтыр шундый ук сөйләшүләр башланган булса да, соңрак Талибан ягы аннан чигенде.

Киләсе ел ахырында халыкара көчләр Әганстаннан киткәннән соң анда президент сайлавы үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG