Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядәге низаг барышында быелгы март иң канкоешлысы булган


Сүриядә ике елдар артык дәвам иткән низаг барышында март ае иң канкоешлысы булган.

Бөекбританиядә урнашкан Сүрия хокук яклау үзәге хәбәр итүенчә, узган айда илдә барган бәрелешләрдә алты меңнән артык кеше һәлак булган. Алар арасында ике меңнән артыгы тыныч халык, бер мең ярым тирәсе гысьянчылар һәм шул ук санда Сүрия хакимияте хәрбиләре.

Оешманың башлыгы Рами Габдул Рахман әйтүенчә, чынлыкта һәлак булучыларның саны тагын да күбрәк булырга мөмкин, чөнки гысьянчылар да, хөкүмәт көчләре дә корбаннар турындагы мәгълүматны яшерергә тырыша.

БМО мәгълүматларына караганда, 2011 елны Сүриядә башланган низагта 70 меңнән арты кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG