Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда җир тетрәүдән 40-лап кеше һәлак булды


Иран харитасында җир тетрәү урыны
Иран харитасында җир тетрәү урыны
Иранның көньяк-көнчыгышында, Пакстан чиге янында көчле җир тетрәү булды. Иран рәсми телевидениесе кимендә 40 кешенең һәлак булуын белдерә. Әмма корбаннар саны нык артырга да мөмкин.

АКШ Сейсмология идарәсе тирбәлеш көче 7,8 дәрәҗәдә булды дип белдерсә, Иран рәсмиләре 7,5 дәрәҗәдә булды, ди. Тирбәлеш үзәге Иранның Хаш шәһәреннән 86 чакрым көньяк-көнчыгышта булган. Җирле хакимият вәкиле әйтүенчә, тирбәлешләр 15-20 секунд чамасы дәвам иткән.

Пакстан хакимиятләре бу җир тетрәүдән Пакстанда кимендә биш кешенең һәлак булуын, 20-ләп кешенең яралануын белдерә.

Тирбәлешләр Дубайдан алып Дәһлигә кадәр сизелгән.
XS
SM
MD
LG