Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко МАЗ белән КамАЗның кушылуына каршы булуын белдерде


Президент Александр Лукашенко Беларус парламентында чыгыш ясый
Президент Александр Лукашенко Беларус парламентында чыгыш ясый
Беларус президенты Александр Лукашенко Беларусның МАЗ йөк машиналары ясау ширкәте белән Чаллыдагы КамАЗны кушуга каршы чыкты.

“Бу берләшүдән, акционерлаштырудан безгә нәрсә булачак, җитмәсә әле алар безнең өлешебезне арзанга гына алырга телиләр. Безнең сатып алучылар бар, сатыла торган машиналар бар. Безнең МАЗлар КамАЗлардан начаррак түгел”, дип белдерде парламентта еллык мөрәҗәгатендә Беларус президенты.

“Мин Беларус президенты һәм мин бу бандит килешүенә ризалашмаячакмын, моны башкача атап булмый да”, диде Лукашенко.

Күптән түгел МАЗ белән КамАЗны “Росбелавто” һолдингына берләштерү эшендә тәрәккыять булуы турында хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG