Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгородта җинаятьчене табарга ярдәм итүчегә 3 млн вәгъдә ителгән


Белгород өлкәсе хакимиятләре дүшәмбе көнне кибет каршында ут ачып алты кешене атып үтергән кешене табарга ярдәм иткән мәгълүмат өчен 3 млн сум вәгъдә итте.

Корал сатучы кибет каршында билгесез бер кеше машина тәрәзәсеннән ут ачып алты кешене үтерде. Бу кешенең узган ел төрмәдән чыккан, элек урлашу өчен гаепләнгән Сергей Помазун булуы фаразлана.

23-24 апрель өлкәдә матәм игълан ителгән.
XS
SM
MD
LG