Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һелсинкида Финляндия һәм Европа татарларына багышланган конференция әзерләнә


Ярвәнпә мәчете
Ярвәнпә мәчете
16-17 майда Һелсинкида Финляндия һәм Европа татарларының үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган халыкара фәнни конференция үтәчәк.

Һелсинки университетының Халыкара ислам идарәсе проекты белән Финляндия татарларының “Исламия” җәмгыяте берлектә оештырган ике көнлек бу җыенда Финляндия, Балтыйк илләре, Польша һәм Беларус татарлары арасында дини һәм милли әдәбиятне өйрәнү, Польша-Литва мөселман татарлары арасында хатын-кызның җитәкчелек роле, Финляндия татарларының милли үзенчәлекләрне саклау һәм интеграция мәсьәләләре, XVIII гасыр башында Швециядәге татар әсирләре, Европадагы тарих китапларында татарларны сурәтләү һәм башка темаларга чыгышлар, фикер алышулар көтелә.

Һелсинки университетында узачак бу чарада катнашучыларның “Исламия”җәмгыятенә һәм Ярвәнпә мәчетенә баруы да планлаштырылган.
XS
SM
MD
LG