Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Сүриягә һава һөҗүмен раслады


Израил рәсмиләре илнең хәрби-һава көчләренең Сүриягә ут ачуын раслады. Алар утка ракеталар тотылуын әйтте. Шушы юл белән Израил Сүриядән Либанның “Хезболла” төркеменә җибәрелә торган ракеталарга чик куймакчы булуын белдерде.

Израил премьер-министры Бинамьин Нетаньяху соңгы атналарда “Хезболла”га корал җибәрү дәвам итсә, Израилның ут ачарга мөмкинлеген кисәтеп килде.
XS
SM
MD
LG