Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда татар шагыйрәсен хөрмәтләделәр


Халисә Мөдәрисованы Рәдиф Гаташ котлый
Халисә Мөдәрисованы Рәдиф Гаташ котлый

Башкортстанның Нуриман районында яшәүче талантлы татар шагыйрәсе һәм язучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Халисә Мөдәрисова 60 яшьлек юбилеен билгели. Шушы уңайдан аның хөрмәтенә байтак мәдәни чаралар оештырыла.

Үзе яшәгән Кызыл Яр авылында узган юбилей иҗат кичәсенә танылган әдибәнең күп төбәкләрдән иҗатташ дуслары да килгән. Алар арасында Казан шагыйрьләре дә бар. Зур бәйрәмгә әверелгән кичәдә шагыйрәнең сүзләренә язылган җырлар да яңгырады, аның әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакльдән өзекләр дә күрсәтелде. Юбилей тамашасында Уфадагы хәбәрчеләребез дә булып кайтты.

Халисә Мөдәрисова
Халисә Мөдәрисова
Халисә Мөдәрисова Башкортстанның Ишембай шәһәрендә туа. Ләкин асыл туган ягы дип Нуриман районын исәпли. Чөнки - ата-бабалары төяге ул. Гаиләләре башта Иглин районында яши. Халисә дә шундагы Үктәй авылы мәктәбендә укый башлый. Ә аннан алар Нуриман районына күчеп кайта. Данлыклы Байгилде авылы урта мәктәбендә укыган елларында ук Халисә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый.

Ә инде Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясендә укыганда “Акчарлаклар” әдәби түгәрәгенең актив әгъзасы ул. Казанга барып киң билгеле “Әллүки” әдәби түгәрәге белән аралашулар, атаклы әдипләр белән очрашулар әдәби иҗатка канатларны тагын да ныгыта. Университетта диплом эшен атаклы шагыйрь Хәсән Туфан иҗатына багышлап яза яшь шагыйрә. Зур әдәбиятка килүгә дә аның фатыйхасын ала ул.

Элегрәк, нигездә, шагыйрә буларак танылса, соңгы елларда Халисә ханым әдәби иҗатның башка жанрларында да талантлы әсәрләр тудыра. Прозада да, драматургия өлкәсендә дә бер-бер артлы яңа иҗат җимешләре дөнья күрә. Аның “Бәхет хакы” исемле әсәре нигезендә узган елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры спектакль куйды. Премьерада ук зур уңыш казанды ул тамаша.

Халисә ханым тормышта бик тә итәгатьле, тыйнак шәхес. Сөйкемле сөяге белән үзенә күпләрне җәлеп итә. Иҗатташ ахирәтләре гаилә дусларына да әверелә. Шуларның берсе – Уфада яшәүче танылган шагыйрә һәм язучы Дилә Булгакова. Дилә ханым әйтүенчә,

Халисә Мөдәрисованы Риф Тойгын котлый
Халисә Мөдәрисованы Риф Тойгын котлый
Юбилярны котларга ерак араларны якын итеп Казаннан Халисә ханымның күптәнге җан дуслары да килгән. Шагыйрьләр Рәдиф Гаташ, Эльмира Шәрифуллина, Рәмис Аймәт - бу бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар. Рәдиф Гаташ сүзләренчә, Халисә Мөдәрисова - тумыштан талантлы иҗатчы. “Әдәбиятка әзер шагыйрә булып килде, өйрәнчеклек чоры булмады аның. Без аны күпме генә Казанга күчеп килергә “кодаласак” та, үзенең туган ягына тугры калды талант иясе”, - ди Казан кунагы.

Юбилей иҗат кичәсе рәсми котлаулар белән башлана. Халисә Мөдәрисова байтак еллар Нуриман районында җаваплы вазифалар башкара. Иң элек район башкарма советында сәркатип, аннан, эшләр идарәчесе була. Ә соңгы ун елда район хакимиятенең мәдәният бүлеген җитәкли. Шуңа да иң тәүдә котлауларны Нуриман һәм Иглин районнары хакимият башлыкларыннан кабул итә юбиляр. Аннан соң бәйрәм Халисә ханымның шигырьләренә язылган җырлар белән дәвам итә. Соңгы елларда композитор Мөдәрис Газетдинов белән иҗади дуслык нәтиҗәсендә дә күп популяр җырлар туган. Аларның ике җыры Казандагы “Татар җыры” бәйгесендә дә җиңеп чыга.

Юбилей кичәсендә бихисап котлаулар кабул итә Халисә Мөдәрисова. Татарстан һәм Башкортстан язучылары, танылган җырчылар иң ихлас тәбрикләүләрен шигъри сүзләргә һәм җырларга төреп тапшыра. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры артистлары да сәхнә түрендә. Легендар Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаров башкаруындагы җырлар әлеге бәйрәмне тагын да ныграк бизәде.
XS
SM
MD
LG