Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковскаяны үтерүдә гаепләнүчеләр эше мәхкәмәгә тапшырылды


Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин журналист Анна Политковскаяны үтерүдә гаепләнгән биш кешенең эше мәхкәмәгә тапшырылды, дип хәбәр итте.

Лом-Али Гайтукаев, аның туганнары Рөстәм, Ибраһим һәм Җәбрәил Мәхмүдовлар, шулай ук Сергей Хаҗикорбанов "кеше үтерүдә" һәм "рөхсәтсез корал тотуда" гаепләнә.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, һөҗүмне Гайтукаев оештырган. 2006 елда ул җинаятьчел төркем җыйган, анда полиция хезмәткәре Дмитрий Павлюченков кергән. Тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итәргә ризалашкан Павлюченков 11 ел кырыс режимлы колониягә хөкем ителде.

"Новая газета" күзәтүчесе Анна Политковская 2006 елда Мәскәүдә үз өе янында атып үтерелде.
XS
SM
MD
LG