Accessibility links

Кайнар хәбәр

Михаил Шаров эшен карау дәвам итә


Казанның Совет районы мәхкәмәсендә Коръәнгә дуңгыз мае һәм тизәк куеп төшерелгән фотоны “Вконтакте” социаль челтәренә урнаштырып динара һәм милләтара низаг чыгаруда гаепләнгән Михаил Шаров эшен карау пәнҗешәмбе дә дәвам итәчәк. Бүген һәм иртәгә шаһитләр чыгыш ясый. Иртәгә интернет белгечләре һәм Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рәис Сөләйманов сөйләячәк.

Бүген мәхкәмә каршында рус активистлары җыелган.

Русиянең Дәүләт думасы дини хисләрне яклау турында канунны икенче укылышта кабул итте.
XS
SM
MD
LG