Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түрәләрне ялганны ачыклаучы җиһазда тикшерүне күздә тоткан канун кабул ителергә мөмкин


Русия Дәүләт Думасы депутатлары хакимияттә эшләүче түрәләрне яки әлеге вазифага эшкә урнашучыларны ялганны ачыклаучы җиһазда тикшерүне күздә тоткан канун өлгесен әзерли.

Мондый башлангыч белән 2004 елны Дмитрий Рогозин җитәкләгән “Родина” фиркасе чыккан иде. Алар түрәләрне коррупциягә тикшерү өчен ялганны ачыклаучы җиһазны куллануны тәкъдим итте. Беренче булып бу тәкъдимне Казан хуплады. 2007 елдан Татарстан башкаласында барлык шәһәр идарәсе вәкилләрен ялганны ачыклаучыл җиһазда мәҗбүри тикшерә башладылар. Шуның нәтиҗәсендә 80ләп түрә эшеннән җибәрелде.
XS
SM
MD
LG