Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызыл Хач: Сүриянең Әл-Кусайр шәһәренә кичекмичә ярдәм кирәк


Халыкара Кызыл Хач комитеты Сүриядә хөкүмәт гаскәрләре камап алган Әл-Кусайрдагы хәлләргә борчылу белдерде. Бу шәһәрдә гыйсъянчылар каршылык күрсәтә.

Кызыл Хач шәһәрдә яшәүчеләргә ярдәм итү өчен һуманитар хезмәткәрләр кертүне таләп итә. Кызыл Хач Либан чигеннән ерак булмаган бу шәһәрдә медицина кирәк-яраклары, азык-төлек һәм су җитмәүне, меңнәрчә кешенең авыр хәлдә калуын белдерә.

Шимбә Әл-Кусайрда һәм аның тирәсендә каты сугышлар барды. Русия шул көнне БМО Иминлек шурасында бу шәһәргә карата белдерүгә киртә салды. Британия әзерләгән документта әлеге шәһәр кешеләренең җитди кыенлыклар алдында калуына борчылу белдерелгән иде.
XS
SM
MD
LG