Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә дәүләт оешмалары һөнәр берлекләре конфедерациясе эш ташлады


Истанбул шәһәре, 3 июнь 2013
Истанбул шәһәре, 3 июнь 2013
Төркиядә дәүләт оешмаларында эшләүчеләрнең һөнәр берлекләре конфедерациясе хөкүмәткә каршы демонстрацияләрдә катнашучыларга теләктәшлек белдереп берничә шәһәрдә ике көнгә эш ташлады. 240 мең кеше кергән әлеге конфедерация хөкүмәтне протест белдерүчеләргә карата дәүләт террорында гаепләде.

Иртән Истанбулда янә демонстрантлар белән полиция арасында бәрелешләр булды. Бүген хакимиятләр тагын бер манифестантның һәлак булуын раслады. Ул кичә илнең көньягындагы Антакья шәһәрендә һәлак булган.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган кичә, илдәге хөкүмәткә каршы протестлар экстремистлар һәм оппозиция тарафыннан оештырылды, дип белдерде. Дүшәмбе ул Төньяк Африка илләре буйлап сәфәргә китте.

Узган атнада Истанбулның Таксим мәйданында экологларның протест чарасы хөкүмәткә каршы демонстрациягә әйләнде. Анда катнашучылар Эрдоганның эштән китүен таләп итә.
XS
SM
MD
LG