Accessibility links

Кайнар хәбәр

42% Русияле: ил белән горурланырга сәбәп юк


Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белдерүенчә, сораштыруда катнашканнарның 42%ы ил белән горурланырлык әйбер юк дип белдергән, ә 19%ы горурланырлык уңышларны әйтә алмаган.

Соңгы 10-15 ел эчендә илнең горурланырлык вакыйгалары дип 7% Сочи Олимпиадасын, 6% спортчыларның җиңүен, 6% ил икътисады үсү, тормыш шартлары яхшыруны атаган.

ВЦИОМ 1-2 июнь көннәрендә Русиянең 42 төбәгендәге 130 авыл һәм шәһәрләрдә 1 мең 600 кешене сораштырды.
XS
SM
MD
LG