Accessibility links

Кайнар хәбәр

Freedom House: Евразиядә авторитар хакимиятләр көчәя


Дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтеп баручы Freedom House үзенең еллык хисабында Үзәк Европа һәм Үзәк Азия илләрендә җитәкчеләрнең авторитар ысуллар белән идарә итүе арта бара дип белдерә.

Үзәк Европа һәм Үзәк Азиядәге демократия торышы турындагы бу хисапта Евразиядә ватандашлар җәмгыяте өчен шартларның начарая баруы тәнкыйтьләнә.

Бу юлы да төбәктә ватандашлар җәмгыяте өчен шартлар иң начар булган илләр дип Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан атала.

Азәрбайҗан, Таҗикстан һәм Беларус хакимияткә дошман дип саналганнарны җәзалауны арттыру өчен, Казакъстан эшчеләрне оештыручы активистларны бастырган өчен тәнкыйтьләнә.

Freedom House авторитар хакимиятнең артуы белән коррупция, матбугатта цензура һәм сәяси оппозициягә каршы көч куллану да артты, ди.
XS
SM
MD
LG