Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге Казан янындагы Столбищи бистәсендә яшәүче 23 яшьлек Екатерина Сидорованың интернетта милләтара низаг чыгару белән шөгыльләнүдә шикләнелүен белдерде.
Тикшерү комитеты белдерүенчә, Сидорова узган ел башында интернеттагы бер социаль челтәрдә махсус төркем оештырып анда милләтара нәфрәт һәм дошманлык уятучы, шулай ук кешене милләтенә, теленә һәм чыгышына карап рәнҗетүче язмалар урнаштырган.
Сидорова үз гаебен таныган һәм яшәгән урыныннан читкә китмәү турында кәгазь имзалаган.
Узган атнада Казанның Совет районы мәхкәмәсе Казанда яшәүче Михаил Шаровны интернетта милләтара низаг чыгаручы эшчәнлектә гаепләп 48 көнлек төзәтү эшләре җәзасы билгеләгән иде.