Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутиядә матәм игълан ителде


Якутиядә Ми-8 боралагы һәлакәте нәтиҗәсендә үлгән 24 корбанга бәйле матәм игълан ителде. 5 июльдә телевизион тапшыруларда күңел ачу чаралары булмаячак, дәүләт оешмаларыннан байраклар төшерелгән.

“Полярные авиалинии” ширкәтенең Ми-8 боралагы сишәмбе көнне Усть-Янский районындагы Депутатский бистәсе янында һәлакәткә очрады. Боралакта 28 кеше булган, шуларның 11–балалар. Экипажның өч кешесен һәм бер юлчыны коткара алганнар.

Һәлакәт сәбәпләрен тикшерү бара.
XS
SM
MD
LG