Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Универсиада паркы ачылды


 Казанда Универсиада паркы ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:31 0:00

Казанда Универсиада паркы ачылды

6 июльдә башкаланың Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда Универсиада паркы ачылды.

Паркта төрле күңел ачу чаралары эшли. Килүчеләргә шулай ук кулдан ясалган сувенирлар тәкъдим ителде. Паркта республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренең концертларын да карап булды. Парк ачылган көнне кунакларга Татарстанның Чүпрәле районы үзешчәннәре татар җыр-биюләрен тәкъдим итте.

Мәдәни Универсиада кысаларында оештырылган паркта Красноярски һәм Казакъстан чатырларын да күреп булды. Красноярски шәһәре чатыры тимераякта шуарга мөмкинлек тудырса, Казакъстан чатыры казакъларның тормышын чагылдырган юртаны күрсәтте.

2017 елда Казакъстанның Алма-Ата шәһәрендә XXVIII кышкы Универсиада узачак, ә Русиянең Красноярски шәһәре 2019 елгы кышкы Универсиаданы үзендә оештыруга дәгъва итә.

Универсиада паркы Казан Универсиадасы барган көннәрдә ачык булачак.
XS
SM
MD
LG