Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стинг тагын Казан тамашачысы күңелен яулады


Стинг тагын Казан тамашачысын яулады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:33 0:00

21 июльдә Казанның "Татнефть-Арена" боз сараенда бар дөньяга танылган сәнгатьче Стингның концерты үтте.

Татарстан башкаласына икенче мәртәбә килгән Стинг монысында да Казан тамашачысының күңелен яулап алды. Билет бәяләре 2 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр булуга карамастан боз сарае шыплап тулды. Хәтта урамда билет сорап йөрүчеләрне дә күреп булды.

Стингның сәхнәгә чыгуын бераз көтәргә туры килсә дә, сәнгатьче үз җырлары белән тамашачыны ялыктырмады. Киресенчә, үзенең гадилеге белән Казан тамашачысын үз җырларына ияртә алды. Кемдер аңа кушылып җырлады, кемдер караңгылыкта кесә телефонын яктыртып аңа теләктәшлек күрсәтте, кемдер бертуктамый кул чапты. Ә махсус мәйданчыкка ике мең сумлык иң арзан билет алып кереп аны басып булса да карарга риза булучылар арасында биючеләр дә күзгә чалынды.

VIP тамашачылар арасында Татарстан түрәләре күзгә чалынмаса да, Русия элемтә министры Николай Никифоров җәмәгате белән бергә күренеп китте. Аның әлеге концерт өчен Казанга махсус кайтуы әйтелде. Боз сараеның машина кую урынында шулай ук чит төбәк номерлы машиналар да гаҗәеп күп иде.

Стинг Татарстан сәнгатьчеләреннән аермалы буларак, концерт башыннан алып ахырына кадәр бер киемнән булды. Ул үз җырларын берсе артыннан берсен алыштырып торса да, ак футболка һәм джинс чалбарын башкага алмаштыруны кирәк санамады. Хәер, ул кайда гына чыгыш ясамасын, тамашачы аны әнә шул ак футболка, джинс чалбардан һәм кулына бас гитара тоткан килеш күрергә ияләнгән инде, бер караганда.

Концертны беркем алып бармады. Сәнгатьченең вакыт-вакыт җыр алдыннан үзенең русча берничә сүз әйтеп куюын санамаганда, сәхнәдә гел музыка яңгырады.

Арткы өлеше кара пәрдә белән капланган сәхнәдә (бу аның Казан концертын оештыручыларга таләбе булган) чыгыш ясаган 61 яшьлек йолдыз үз җырларын бертуктамый ике сәгатькә якын башкарды. Сыйфатлы яктырту системы һәм музыка коралларының бер-беренә туры килгән аһәңе исә концертны тагын да бизәп җибәрде.

Стинг концерт ахырында сәхнәдән инде саубуллашып кереп китсә дә, тамашачының кул чабып үзен чакыруына җавап итеп берничә мәртәбә кабат чыгып җырларын яңгыратты. Ялындырып тормады. Нәтиҗәдә, сигезенче яртыда башланган концерт унынчы яртыларда гына тәмамланды.

Шуны да әйтергә кирәк, быел Казан тамашачысы чит ил музыка йолдызларын мулдан күрәчәк. Моңа кадәр Татарстан башкаласына Джо Кокер, хәзер Стинг килеп китсә, октябрьдә симфоник оркестр белән "Scorpions" төркеме киләчәк. Ә декабрьдә исә Казанга Элтон Джонның килүе көтелә.
XS
SM
MD
LG