Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырның экс-президенты Мөхәммәд Мурси 15 тәүлеккә ябылган


Мурси Каһирәдә "Мөселман кардәшләр" оештырган Сүриягә теләктәшлек чарасында чыгыш ясый. 15 июнь, 2013
Мурси Каһирәдә "Мөселман кардәшләр" оештырган Сүриягә теләктәшлек чарасында чыгыш ясый. 15 июнь, 2013
Мисырның элекке президенты Мөхәммәд Мурси Фәләстиннең радикал ХӘМӘС төркеме белән хезмәттәшлектә гаепләнә. Бүген рәсми “МЕНА” агентлыгы, тикшерү сәбәпле, Мурсиның сак астында булуы озаерга мөмкин дип белдерде.

Мисырның хәрби көчләре җитәкчесе Абдел-Фәттах әс-Сисси бүген күп кеше катнашында демонстрация үткәрергә чакырган иде. Ул бу чараны “терроризмга каршы” дип атады. Мурси яклы “Мөселман-кардәшләр” үз тарафдарларын протест чараларына чакырды.

Кичә хәрбиләр исламчыларга 48 сәгать эчендә “дәүләт сафларына” чыгу таләбе куйды. Таләп үтәлмәгән очракта хәрби җитәкчелекнең террор һәм көч куллануга каршы яңа ысул кулланылачагы әйтелде.

Мурси 3 июльдә вазифасыннан читләштерелде, аның кайда икәне билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG