Accessibility links

"Галидә генә түгел, Шыгырдан, Әләзәндә дә дини каршылыклар бар"


Әлбир хәзрәт Крганов
Әлбир хәзрәт Крганов

Русиядәге иң зур татар авыллары булган Шыгырдан, Урта Әләзәндә дә Гали авылындагы кебек дини каршылыклар булгалый. Бу хакта Азатлыкка Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белдерде. Аның фикеренчә, кемнәрдер тарафыннан зур татар авылларын төрле агымнарга тартырга дигән максат куелган булырга мөмкин.

Азатлык радиосы Самар өлкәсендәге Гали халкының авылга күченеп килгән берничә гаиләне җирле ислам традицияләрен җимерүчеләр дип атап, чыгып китәргә киңәш итүләре турында язган иде. Крганов Гали хәлләрен ишеткән. "Гали авылы иң авыр вакытларда, динне кысып Үзәк диния идарәсендә 14 меңнән 95 кенә мәчет калган вакытта да ике мәчетен дә саклаган бердән-бер авыл. Инде хәзер бу авылга да килеп чит фикерләр таратырга маташу аяныч хәл", ди ул. Дини каршылыкларның шулай ук бөтен татар дөньясына күренекле татар авыллары Шыгырданда да күренгәләвен һәм Урта Әләзәндә инде булуын әйтә.

"Урта Әләзәндә дә хәлләр аяныч. Төрле фикерлелек куәтләнде, мәхәллә белән мәхәллә арасында аңлашылмаучанлык килеп чыкты, дини яктан бердәмлек какшады. Урта Әләзән бик дини авыл. 40-тан артык егет чит илләрдә укып кайтты, унлап мәчет эшли. Төрле фикердәге кешеләр бар хәзер. Мәчетләре дә кайсысы бер дини оешмага, икенчеләре башка дини оешмага карый. Аңлашылмаган уеннар бара. Бу уеннардан, төрле яклап җепләрне тарткалаудан халык та арды инде", ди Әлбир хәзрәт.

Аның сүзләренчә, нәкъ Урта Әләзәннән "Тәблигъ җәмәгате" вәкилләре Шыгырданга килеп халыкны үз артыннан ияртергә теләгән булган. Бер ай элек Шыгырданнар бу юнәлешкә каршылык күрсәткән, җыелыш үткәргәннәр.

"Кунакларны" каршылаучыларга тәнкыйть белдерелде"
“Тәблигъ җәмәгате" вәкилләре мәчетләрдә кунды, шуннан соң авылда тәблигъ фикерлеләр күренә башлаган иде. Алар вәгазьләр генә сөйләп йөрибез дисәләр дә, бу эшләр мәхәлләләр, мөфтият белән алдан килешенергә, чыгышларының нәрсә турында булачагын җиткерергә тиеш иде бит. Авылның җитәкчеләре, мәктәп мөдире, эшмәкәрләр, мөселман егетләре кергән иҗтимагый шурасы бар. Шунда, "кунакларны" каршы алып яткан мәхәллә җитәкчеләренә, безнең халыкка ят булган чит юнәлештәге фикерлеләрнең үз йогынтысын таратуын тыярга кирәк, дип тәнкыйть белдерелде. Бу, без, мөфтият кушкан әйбер булмады, халык эшнең кая барганлыгын аңлап, үзен саклап калырга тырыша", ди хәзрәт.

Аның сүзләренчә, “Тәблигъ җәмәгате" ул әлеге исем астында берләшкән бер фирка. “Пәйгамбәребез дә чыгып дингә өндәп йөргән, шуңа без дә дин таратып йөрибез, диләр алар. Әмма безнең халыкка хас булмаган Пакстан мөселманнары киеменнән үзләре. Бу ягы да безнең халыкка чит әйбер кебек күренә", ди ул.

Википедия язуынча, Тәблигъ җәмәгате (جماعة التبليغ) башка диндәгеләрне, динсезләрне исламга өндәү өчен 1926 елда Һиндстанда барлыкка килгән. 150 илгә таралган, 70-80 миллион әгъзасы бар дип күрсәтелә. 2009 елда экстремизмда гаепләп Русия югары мәхкәмәсе аны тыя.

Крганов сүзләренчә, Русиядә тыелган хәрәкәтләр аркасында яшьләр кыен хәлләргә кала, тикшерүләргә дучар була.

"Бүген Русия кануннары нигезендә берничә ислам җәмгыяте тыелган. Шул ук "Хизб ут-Тахрир" һәм башкалар. Безнең "Хизб ут-Тахрир" вәкилләренә бик күп сорауларыбыз бар. Алар, бер яктан, гадәти дин дип әйтмәгез дип безне гаепләгән шикелле булалар. Мин үзем гадәти дигән төшенчәне патша хөкүмәте вакытындагы кебек башны иеп тора торган юнәлеш дип аңламыйм. Безнең халкыбызның 1000 ел буе исламда яшәп, шуның эчендә булган күркәм гадәтләрне, тәрбияне без үзебезчә гадәти дип әйтәбез. Безнең башкаларга да зур соравыбыз бар. Алар төрле фирка исеме астына кереп, шул исемне йөртеп, тыныч кына яшәп яткан мәхәлләләргә килеп, анда гаугалар һәм фетнәләр уятып йөри. Ул нинди эш? Ул хәерле эш микән? Алар аны аңлап эшлиләр микән? Менә бу сорау да туа.

Әгәр без Коръәнгә карасак, төрле фиркаләргә аерып, төрле исемнәр тагып йөрү – ул дөрес әйбер түгел. Коръәндә әйтелгән, берсе – Аллаһ юлы, икенчесе – шайтан юлы диелгән. Пәйгамбәребез дә, мөселманнардан бер карышка аерылыган кешедән мөселманлык йөгәнен салдырдык, дигән.

Төрле илләрдә һәм шулай ук бездә дә ислам исеме белән ялгыш фикер таратырга тырышкан кешеләр бар. Хокук саклау оешмалары әледән-әле төрле мәхәлләләрдә, әле күптән түгел генә Мәскәүдә дә булды андый хәлләр, тикшерүләр оештыра. Безнең татарлар үзләрендә мондый проблемны булдырырга теләми, ә тыныч кына яшиселәре килә дип аңлыйм мин", ди Әлбир хәзрәт.

Мондый хәлләрнең килеп чыгуына ул ике сәбәпне күрсәтә. "Безнең дөньяда үзгәрешләр бара. Советлар хөкүмәте вакытында чикләр ябылган, илдә бер генә мәдрәсәдә укыган фикер ияләре булса, бүген хәл үзгәрде. Төрки, гарәп илләрендә укыган гыйлемле кешеләр килде. Алар арасында фикер аермалыгы бар.

Икенчедән, кайберәүләр безнең татар халкына гадәти булмаганча исламдагы үтә кискен фикерлеләр. Ул кешеләр дә үз тарафдарларын булдырырга тырыша, төрле өлкәләргә юл ала. Без хәзер Русиянең зур татар авылларына кереп үз фикерләрен таратырга маташуларын күрәбез. Без зур татар авылларын төрле юлларга, шушы агымнарга тартырга дигән максат куелмады микән дип уйлыйбыз", ди Крганов.
XS
SM
MD
LG