Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буе федераль бүлгедә очышлар тәртибе үзгәрә


«Татарстан» һава ширкәте Идел буе федераль бүлгесендә очышлар тәртибен үзгәртә. Ул 29 июльдән 21 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Казан-Самар-Уфа юлы белән очышлар сишәмбе, атнакич һәм якшәмбе көнне тугыз урынлы Cessna Grand Caravan 208 очкычында башкарылачак. Казан-Уфа-Казан очышлары көн саен булачак. Казан-Пермь-Казан очышларының саны арта һәм алар атнасына дүрт тапкыр очачак. Казаннан Сарытау һәм Пензага очучы очкычлар инде Самарда туктап тормаячак. Казан-Киров-Казан очкычы дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга башкарылачак.
XS
SM
MD
LG